• Аудиокниги
  • »
  • Сообщества
  • »
  • Группа Габдулла Кариев театры - ТЮЗ им. Г. Кариева
Габдулла Кариев театры - ТЮЗ им. Г. Кариева | Группа

Габдулла Кариев театры - ТЮЗ им. Г. Кариева

  • ID 60532396
  • Домен kariev_teatri
  • Название Габдулла Кариев театры - ТЮЗ им. Г. Кариева
  • Статус Онлайн спектакльләр karievteatr.ru сайтында!
  • Тематика Театр
  • Сайт http://karievteatr.ru

Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры тарихы 1987 елдан башлана. Ул башта Мәгариф министрлыгы каршында Татар театр-студиясе буларак оештырыла. 1991 елда студия “дәүләт” статусы ала һәм аңа «Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры» дигән исем бирелә (Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары, № 464, 04.11.91). 1996 елда Татарстан Республикасы Президенты карары буенча театрга Киров районында урнашкан Җитен комбинаты Мәдәният сарае – элеккеге фабрикант Алафузов йорты булган «Эшчеләр театры» бинасы бирелә (2011 елның 26 августында әлеге бинаның төзелүенә 111 ел булды). 2002 елның азагында театр спектакльләрен үз сәхнәсендә күрсәтә башлый. Бу мөмкинлек театрга яңа җитәкчеләр – директор Роберт Габделнур улы Мортазинның һәм театрның баш режиссеры Ренат Мирзахәсән улы Әюповның зур тырышлыгы белән сәхнә һәм тамаша залында ремонт уздырылгач туа. Татар театрына нигез салучы артист һәм режиссер Габдулла Кариев исеме Казан Татар Дәүләт яшь тамашачы театрына 2007 елның 16 февралендә (Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Карары, № 51) бирелә. 2021 елның февраленнән Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрына директор итеп Шарова Луиза Николай кызы билгеләнде.